Ахырга

[Алгы бит]   [Мәктәпнең тарихы ]   [Алар бездә укыдылар]  [Администрация]  [Укытучыларыбыз]  [Иҗат лабораториясе]   [Уңышлар]  [Укучыларга]  [Укучыларның иҗаты]  [Фотогалерея]  [Элемтәгә керү өчен]  [Сылтамалар

Яңалыклар

2011-2012 нче уку елы

Хөрмәтле сайтыбызның кунагы. 2012 нче елның 18 нче маенда бу сайт соңгы тапкыр яңартылды. Алты ел дәвамында безнең хәлне белеп торуыгыз, төрле уңайлардан әйтелгән җылы сүзләрегез, уңай карашыгыз өчен зур рәхмәт. Моннан соң сезне http://tkoek.ucoz.ru сайтында көтеп калабыз. Рәхим итегез.

2012 нче елның 13 нче мартында Әтнә районы Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә математика укытучыларының зональ семинары булды (укытучы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы). Семинарда Арча районы Яңа Кишет урта гомумбелем мәктәбенең математика укытучылары да катнашты.

2012 нче елның 2 нче мартында курчак театры түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Р.Корбанның «Керпе малае дуслар эзли» исемле әсәрен сәхнәләштерделәр. Җитәкчесе: Нигъмәтова Ләйсән Илфат кызы.

«Сабантуй» газетасы һәм «Белем.ру» порталы уздырган «Канатлы дустым ашханәсе» фотосюжетлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары Әхмәдуллин Азат, Газизова Динә һәм Якупова Алинә II урынга лаек булдылар.

«Канатлы дустым ашханәсе» фотосюжетлар бәйгесе җиңүчеләре турында тулырак...

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә иминлек һәм бәхет белән тулы көннәр, эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар теләп кала.
Яңа 2012 нче ел барыгызга да бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, яңалыклар алып килсен! Юлларыгыз һәрвакыт уң, уй-хыялларыгыз якты, сәламәтлегегез корычтай нык булсын! Яңа ел кичендә теләгән барлык теләкләрегез кабул булсын!

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп кайгы тапмасын.

Зур өметләр белән каршылыйбыз
2012нең ел башын.
Игелек һәм миһербанлык кына
Булсын иде синең юлдашың!

Хокук бозулар һәм наркоманиягә каршы профилактика буенча күрсәтелгән "Зорка Венера" кинофильмына карата язылган сочинениеләр конкурсында кечкенәләр төркемендә икенче урын алган өчен Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

2011 нче елның 9 нчы декабрендә Биектау районы Айбаш урта мәктәбендә уздырылган IV республикакүләм "Туган як табигате" фестивалендә "Тукайны күргән мәчет" эзләнү эше белән уңышлы чыгыш ясап, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия "Туган як тарихы" номинациясендә 3 нче урын алды һәм грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе - Хәбибуллин Рамил Шамил улы.

2011 нче елның 5 нче декабрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Сибгат Хәкимнең 100 еллыгына багышланган "Сибгат Хәким - үзе бер тау" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

2011 нче елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында мәктәпне үз эченә алган социаль үзәк ачылуга өч ел тулды.

2011 нче елның 16 нчы ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Уңыш бәйрәме узды.

2011 нче елның 14 нче ноябрендә мәктәбебездә ярминкә уздырылды. Һәр сыйныф ярминкәдә актив катнашып, барысы 13000 сумнан артык акча җыйналды. Акчаларның бер өлеше декабрь аенда узачак "Шәфкатьлелек" марафонына тапшырылачак, калганнарын һәр сыйныф үзләренә кирәк-яракка тотачак.

Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбенең сәламәтлек театры VIII республика конкурсының район этабында җиңүгә иреште һәм оригиналь чыгыш өчен грамота белән бүләкләнде.

Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышлап уздырылган "Тукай безнең йөрәкләрдә" Республика конкурсында катнашып, Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Кадимова Надия 2 нче урын алды, диплом һәм "Костер" лагерена юллама (31.10 - 08.11.2011) белән бүләкләнде.

2011 нче елның 31 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Хэллоуин бәйрәме үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары бәйрәмне ачып җибәрде, ә өлкән сыйныфлар "Иң яхшы костюм" конкурсы белән дәвам итте. Укучыларга карарга куркыныч булса да, бәйрәм бик күңелле һәм матур узды.

2011 нче елның 26 нчы октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Игры, которые мы заслужили вместе с тобой” дип исемләнгән сәламәтлек театрларының зона туры булды. Анда Күәм, Күлле-Киме, Олы Мәңгәр һәм Түбән Көек мәктәпләре катнашты.

2011 нче елның 26 нчы октябрендә Әтнә укучылар йорты методисты Фәхретдинова Райлә Фоат кызы җитәкчелегендә районның хокук саклау органнары, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе, мәдәният йорты һәм социаль үзәк вәкилләре Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очраштылар.

2011 нче елның 26 нчы октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ҮСТЕРЕШЛЕ УКЫТУНЫҢ АКТИВ ФОРМАЛАРЫ» дигән темага төбәкара семинар булды. Семинарда Татарстан республикасының Биектау һәм Мари Эл республикасының Морки районнарыннан да кунаклар катнашты.

2011 нче елның 5 нче октябрендә Түбән Көек урта мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар.

Бәйрәмегезнең матур хәтирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.

2011 нче елның 1 нче октябрендә 5 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Сабирҗанова Гүзәл Эдуард кызы), Өлкәннәр көне белән котлау өчен, әбиләрен кунакка чакырдылар. Укучылар концерт куйдылар. Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында дәвам итте.

2011 нче елның 15 нче сентябрендә Түбән Көек урта мәктәбендә Татарстан варислар берлеге туган көне уңаеннан чәчәк бәйрәме үткәрелде. 5 нче сыйныф укучылары варислыкка кабул ителде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2699-р №лы боерыгы нигезендә 2009 нчы елның 25 нче декабрендә Югары Көек, Шимбер һәм Әйшияз авыллары укучылары өчен мәктәбебезгә FIAT Ducato автобусы кайтарылган иде. 2011 нче елның 1 нче сентябреннән укучыларны күбрәк урынлы яңа FIAT Ducato автобусы йөртә башлады.

2011 нче елның 1 нче сентябрендә Белем бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары булып узды.

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Сезне Белем бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә саулык, сабырлык, зирәклек, изге ниятләр, якты өмет-ышанычлар, уңышлар теләп кала.

Беренче сентябрь – минем
Бәхет-шатлыклы көнем.
Сагынып белем учагын,
Мин кабат сиңа килдем.

Дулкынланып карап торам
Юксындырдың, мәктәбем,
Син – минем үткән гомерем,
Син – минем киләчәгем.

Синдә күрергә өйрәндем
Матурлыгын дөньяның
Тәүге кат синдә башкардым
Балачагым җырларын.

Мәңге исебездә тотыйк
Монда үткән чакларны.
Алган белемебез белән
Бизик туган якларны.

1994/1995 нче уку елыннан 2010/2011 нче уку елына кадәр Әйшияз башлангыч мәктәбе һәм 2008/2009 нчы уку елыннан 2010/2011 нче уку елына кадәр Югары Көек башлангыч мәктәбе куст мәктәпләре булып тордылар. Бу елларда Әйшияз башлангыч мәктәбендә Шакирова Венера Илгизәр кызы, Исмәгыйлева Фәрдия Илгиз кызы, Нәҗипова Зөлфия Наил кызы һәм Югары Көек башлангыч мәктәбендә Марапова Гөлшат Харис кызы, Фәйзиева Гөлнур Әхәт кызы укучыларга белем һәм тәрбия бирделәр. Кызганычка каршы, 2011 нче елда Әйшияз һәм Югары Көек башлангыч мәктәпләре ябылды. Соңгы 2010/2011 нче уку елында Әйшияз башлангыч мәктәбендә Шакирова Венера Илгизәр кызы дүрт баланы, ә Югары Көек башлангыч мәктәбендә Марапова Гөлшат Харис кызы һәм Шәрипова Ләйсәния Сәләхетдин кызы биш баланы укыттылар. 2011/2012 нче уку елыннан Әйшияз һәм Югары Көек башлангыч сыйныф укучылары да Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алачаклар.

2011 нче елның 24 нче августында район үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Харис улы Гыйльметдинов катнашты.

2010-2011 нче уку елында Әтнә районы Мәгариф бүлеге "Методик китапчык" конкурсы игълан иткән иде. Аның нәтиҗәләре буенча, Түбән Көек урта мәктәбе коллективы икенче урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.

2011 нче елда "Иң яхшы укытучыбыз" ("Наш лучший учитель") грантларына ия булучылар билгеле булды. Алар арасында Түбән Көек урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы һәм башлангыч класслар укытучысы Шәйхиева Гөлнара Тәлгать кызы да бар.

17 нче август көнне Олы Әтнә урта мәктәбе базасында педагогларның август конференциясе секцияләре эшли башлады.

2010-2011 нче уку елы

Быел өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгырады.

Елдагыча 9 нчы май көнне авылыбыз үзәгендәге һәйкәл янына митингка җыелдык. Анда сугыш ветераны Наҗия апа һәм тыл ветераны Зәйтүнә апа белән очрашу узды. Алар тыныч көннәрнең кадерен белергә кирәклеген искәрттеләр, алдагы көннәргә уңышлар теләделәр. Укучылар Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды.

5 нче сыйныф укучысы Хафизова Әминә "Парклар маршы - 2011" акциясенең иҗади эшләр конкурсында катнашып, диплом белән бүләкләнде.

26 нчы апрель көнне 7 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия район укучылары белән Казанда Габдулла Тукайга 125 ел тулу уңаеннан үткәрелгән шигырь бәйрәмендә булып кайтты.Бәйрәм тантанасы турындагы хисләрен сыйныфташлары белән дә уртаклашты.

13 апрель көнне мәктәбебездән 3 укучы шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашуга бардылар. Очрашуда 9 нчы сыйныф укучысы Фазылҗанов Рәфиснең "Теләк" шигыре уңай бәяләнде.

12 апрель - Космонавтика көне. Нәкъ 50 ел элек Юрий Гагарин, галәмгә очып, бөтен дөньяга таныла. Безнең мәктәбебездә дә физика укытучысы Шакирова Ф.Ф. бу көн уңаеннан "Кеше галәмдә" дигән кичә үткәрде, викторинага нәтиҗә ясады.

2 апрель - Халыкара балалар китабы көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан "Китап - юл күрсәтүче маяк ул" дигән әдәби кичә уздырылды. Анда әзерлек төркеме балалары да катнаштылар.

27 нче март сәнгать укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы белән берлектә театр көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне һәр сыйныф бер спектакльдән күренеш тәкъдим итте. Укучыларга бигрәк тә музыкаль күренешләр ошады.

7 нче сыйныф укучысы Фәтхрахманов Ильмир Л.Н.Толстой исемендәге IX республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең район этабында эзләнү эше белән катнашып 2 нче урын алды. Укытучысы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы.

Район күләмендә 6-8 нче сыйныфлар арасында үткәрелгән олимпиадада катнашып, 6 нчы сыйныфтан Сәмигуллина Нүрзилә (укытучысы Галиәхмәтова Г.Н.) татар теленнән 1 нче урын, 7 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия (укытучысы Кәбирова Г.С.) татар теленнән 2 нче урын, татар әдәбиятыннан 3 нче урын алдылар. 

2011 нче елның 31 нче мартында Түбән Көек урта мәктәбендә педагогик укулар узды. Анда Күәм, Күлле Киме, Комыргуҗа урта мәктәпләре укытучылары, чыгышлар тыңлау белән бергә, мастер-класслар карадылар. Үстерешле укыту технологиясе буенча мастер-классларны Борһанова Р.Н. (Күәм УМ), Шакирова В.И. (Әйшияз БМ), Хәкимуллина Г.Г. (Күлле Киме УМ), Сабирова С.Ә. (Күлле Киме УМ), Садриев Р.М. (Күәм УМ), Хәбибуллин Ш.В. (Түбән Көек УМ), Паутова Г.Г. (Күлле Киме УМ), Миннебаев Р.Х. (Комыргуҗа УМ), Галләмова Н.Г. (Күлле Киме УМ), Хисмәтуллин И.Р. (Түбән Көек УМ) күрсәттеләр.

2011 нче елның 28 нче мартында 5 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан районда экологик конференциядә "Түбән Көек авылы биоиндикациясе" дигән темага чыгыш ясап, 2 нче урын алды һәм грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе биология укытучысы Шакирова Ф.Г.

14 нче марттан 19 нчы мартка кадәр мәктәптә “Төгәл фәннәр атналыгы” үтте. Атналыкта “Математика утравында соңгы герой” (5 һәм 6 нчы сыйныфлар), 7-8 нче сыйныфлар арасында “Математик ярыш”, “Алтын бишлек” (физикадан интеллектуаль бәйге), “Информатик уен” (7-11 нче сыйныфлар), “9 нчы сыйныфлар өчен математик уен”нарда Садриев Ислам (5 нче сыйныф), Фазылҗанов Рәфис (9 нчы сыйныф), 7 нче сыйныф укучылары, “Атомнар” командасы җиңү яуладылар.

7 нче сыйныф укучылары, 8 нче март бәйрәме белән котлау өчен, әниләрен кунакка чакырдылар. Бергәләп ярышып, күңелле итеп табын артында бәйрәмне тәмамладылар.

2011 нче елның 5 нче мартында 5 нче сыйныф кызлары һәм аларның әниләре “Әниләр алтын, кызлар - ялкын” дип исемләнгән кичәдә үзара ярыштылар. Нәтиҗәдә “дуслык” җиңде.

Мәктәбебез егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" конкурсы узды.

21 февраль – Туган тел көнен 7 нче сыйныфлар эрудит-бәйге итеп уздырды. Бәйгедә 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Бәйге музыка белән үрелеп барды.

2011 нче елның 14-19 нчы февраль көннәрендә мәктәптә “Инглиз теле атналыгы” узды.

2011 нче елның февраль аенда мәктәп күләмендә сәнгать атналыгы узды. Атналыкта Муса Җәлилгә, Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышлап әдәби-музыкаль кичә узды. Шулай ук башлангыч сыйныфларга “Солдат калейдоскобы”, “Игътибар, җәяүле!” конкурслары узды.

2011 нче елның 21 нче гыйнварында Олы Әтнә мәдәният һәм спорт үзәгендә "Укытучылар елы"на йомгак ясап, бәйрәм тантанасы узды. Безнең мәктәп, информацион технологияләрне уңышлы кулланганы өчен, Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

"Сөйкемле Шүрәле" кул эшләре конкурсында катнаштык. "Сөйкемле Шүрәле" Бөтенроссия бәйгесе татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлана.

Мәктәбебез укучылары Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган рәсем конкурсында катнашты.

Кышкы каникул вакытында мәктәп яны лагере эшләде. Лагерьның бер көнендә укучылар Әтнәгә экскурсиягә барды.

Халык авыз иҗаты фестивале

2010 нчы елның 17 нче декабрендә 7 нче сыйныф укучысы Лотфуллин Альфред Биектау районы Айбаш урта мәктәбендә "Халык авыз иҗаты фестивале"ндә катнашты.

2010 нчы елның 15 нче декабрендә "Әтнәм минем - сөеп туймас җирем" исемле районның 20 еллыгына багышланган презентацияләр конкурсында  III урын алдык.

2010 нчы елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында мәктәпне үз эченә алган социаль үзәк ачылуга ике ел тулды.

2010 нчы елның 30 нчы ноябрендә мәктәбебездә Шәфкатьлелек ярминкәсе узды, Әниләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмне башлангыч сыйныф җитәкчеләре һәм укучылар оештырды.

2010 нчы елның 23 нче ноябрендә мәктәбебездә районыбызның технология укытучылары өчен семинар узды.

Уңыш бәйрәме - 2010

2010 нчы елның 22 нче ноябрендә мәктәбебездә Уңыш бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә "Уңыш" агрофирмасы җитәкчеләре җәйге айларда колхозда эшләгән укучыларга бүләкләр тапшырды.

2010 нчы елның 1 нче октябрендә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Кунаккка яраткан әбиләребез, дәү әниләребез, өлкән укытучыларыбыз килде. Укучылар концерт куйдылар. Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында дәвам итте.

2010 нчы елның 1 нче сентябрендә Белем бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары булып узды.

2009-2010 нчы уку елы

Быел өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгырады.

2010 нчы елның 8 нче маенда Җиңүнең 65 еллыгына багышланган тантаналы чаралар булып узды.

2010 нчы елның 5 нче мартында мәктәбебездә районыбызның рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар узды.

Кадимова Сөмбел Мулланур кызы Сафина Рәфинә Фаил кызы Фәтхрахманова Эльвера Мансур кызы
Диплом

2010 нчы елның 30 нчы гыйнварында Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең Интернет-сайтлары арасында уздырылган III республика конкурсына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы үтте. Безнең мәктәпнең сайты «Иң мәгълүмати сайт» номинациясендә II урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.

Тәбрикләү тантанасы турында...

Татарстан мәгариф учреждениеләренең Интернет-сайтлары арасында уздырылган III республика конкурсы
Татарстан мәгариф учреждениеләренең интернет-сайтлары арасында уздырылган III республика конкурсы

Хөрмәтле сайтыбызның кунагы.

Түбән Көек урта мәктәбе сайты III Республика интернет-сайтлар конкурсының финалистлары исемлегенә керде. 26 гыйнвар көнне жюри җыелып җиңүчеләрне билгеләячәк. Аңа кадәр финалистлар турында Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында фикер алышу мөмкинлеге булдырылды. Теләгегез булган очракта, министрлык форумында теркәлгәннән соң, мәктәп сайты турында татар телендә фикерегезне белдерә аласыз. Вакытларын кызганмаучылар рәхим итегез...

FIAT Ducato

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 2699-р №лы боерыгы нигезендә мәктәбебезгә  FIAT Ducato автобусы кайтарылды. 2009 нчы елның 25 нче декабреннән Югары Көек, Шимбер һәм Әйшияз авыллары укучылары җылы, уңайлы автобуста йөриләр.

I дәрәҗә диплом

Түбән Көек урта мәктәбе сайты район мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылган «Мәгариф учреждениеләренең сайтлары» конкурсында катнашты һәм «Иң информацион сайт» номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

11.12.2009

2009 нчы елның 11 нче декабрендә мәктәбебездә "Укучыларга патриотик тәрбия бирү" темасына районның тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог-организаторлар семинары булып узды. Бу чара башлангыч сыйныф укучыларының "Сәламәтлек иленә сәяхәт"еннән башланды. Ә чараның икенче өлешендә "Кошның матурлыгы төсенә карап, кешенең матурлыгы эшенә карап" дигән исем астында Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты якташыбыз Тәэминә Биктимерова, үзебезнең укытучыбыз - туган ягыбыз тарихчысы Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов белән очрашу оештырылды.

11.12.2009: Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов һәм Тәэминә Биктимерова 11.12.2009

2009 нчы елның 6 нчы декабрендә Түбән Көек авылында мәктәпне үз эченә алган социаль үзәк ачылуга бер ел тулды.

Мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары Марданова, Шакирова һәм Сафина Саба муниципаль районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе дирекциясе уздырган "Әниләр көне"нә багышланган интернет-конкурста катнаштылар. “Иң яхшы хикәя” номинациясендә Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Мактау грамотасы Мактау грамотасы Мактау грамотасы

2009 нчы елның 23 нче ноябрендә мәктәбебездә "Ел сыйныф җитәкчесе - 2009" конкурсының финал туры булып узды.
I урын - Батршина С. (Күлле Киме урта мәктәбе), II урын - Җаббарова Г. (Олы Мәңгәр УМ), Хәкимова Р. (Олы Әтнә УМ).

Ел сыйныф җитәкчесе - 2009 конкурсы (23.11.2009) Ел сыйныф җитәкчесе - 2009 конкурсы җиңүчесе Батршина С.Ф. (23.11.2009) Ел сыйныф җитәкчесе - 2009 конкурсы (23.11.2009)

2009 нчы елның 3 нче ноябрендә мәктәбебездә Уңыш бәйрәме булып узды. Һәр сыйныф билгеле бер яшелчәне яклап чыгыш ясады һәм презентация күрсәтте.

Уңыш бәйрәме - 2009 Уңыш бәйрәме - 2009 Уңыш бәйрәме - 2009

"Җырлагыз, егетләр" I Район конкурсында вокал номинациясендә Лотфуллин А. I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

"Бәрәзә Хафиз" призына үткәрелгән көрәштә Шәмсиев Н. "Иң яшь көрәшче", Нуриев Ф. "Көрәшкә омтылыш" номинацияләрендә бүләкләнделәр.

2009 нчы елда Әтнә муниципаль районы яшүсмерләре арасында IV Спартакиаданың көзге кроссында Гайнуллин Айнур II урын (2000 метр), Гатиятова Рәзинә III урын (1500 метр) яулады.

2008-2009 нчы уку елы

23.05.2009

23 май көнне мәктәбебездә Түбән Көек авылында төрле елларда укыткан ветеран укытучылар (Сәфәрова Нәкыя, Фазылҗанова Зәйтүнә, Сабиров Наил, Сабирова Ләйлә, Әхмәдуллина Нәкыя, Кашапов Минһаҗ, Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан, Сафина Зәлфирә) һәм мәктәпне тәмамлап төрле өлкәләрдә үз урынын тапкан шәхесләр (шагыйрә Шакирҗанова Лена Галимҗан кызы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры  музее директоры Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы, тарих фәннәре кандидаты Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы, адвокат Яхина Зөбәйдә Нургали кызы, философия фәннәре кандидаты Хисмәтуллина Йолдыз Рәхимҗан кызы) белән очрашу булды.

23.05.2009 23.05.2009

15 нче апрель көнне мәктәбебездә районыбызның информатика укытучылары өчен фәнни-практик семинар узды.

31 нче март көнне мәктәбебездә районыбызның мәктәп директорлары өчен фәнни-практик семинар узды.

11 нче февраль көнне мәктәбебездә "Физкультура һәм ТИН дәресләрендә сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү" темасы буенча физкультура һәм ТИН укытучылары семинары узды. Семинарга районыбызның мәктәпләреннән укытучылар килде һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
Семинарда совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 20 ел тулуга карата "Җирдәге тынычлык хакына" дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрелде. Бу чарага өч авылдан әфганчылар да килде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар һәм кунакларга күңелле чыгышларын бүләк иттеләр. Очрашуга Әтнә һәм Арча районнарының хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов та чакырылды. Ул әфганчыларны шушы бәйрәм белән котлады, ә сугышта ятып калганнар 1 минут тынлык белән искә алынды.

Физкультура һәм ТИН укытучылары семинары (11.02.2009) Физкультура һәм ТИН укытучылары семинары (11.02.2009) Физкультура һәм ТИН укытучылары семинары (11.02.2009)

22 гыйнвар, 2009 ел - "Кече яшьтәге укучыларның иҗади фикерләвен заманча педагогик технологияләр кулланып үстерү" темасы астында башлангыч сыйныф укытучылары өчен регионара семинар.

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен регионара семинар Башлангыч сыйныф укытучылары өчен регионара семинар Башлангыч сыйныф укытучылары өчен регионара семинар

Әтнә муниципаль районы Түбән Көек авылында социаль үзәкне ачу тантанасы.

Социаль үзәкне ачу тантанасы Социаль үзәкне ачу тантанасы
Социаль үзәкне ачу тантанасы Социаль үзәкне ачу тантанасы


6 декабрь көнне Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Әтнә муниципаль районына эш сәфәре белән килде.

2008/2009 нчы уку елын без тагын бер авылга артып башлап җибәрдек. Безгә Югары Көек авылыннан 13 укучы өстәлде. Бу укучыларны без бик якын итеп үз арабызга кабул иттек. Алар да үзләренең уку ягыннан көчле, сәнгать ягыннан оста булуларын күрсәтергә тырышалар.

Сентябрь аенда район күләмендә узган «Хәвефсез тәгәрмәч» конкурсында «ПДДешка» командасы белән катнаштык. Василова Эльвира медицина тесты буенча 3 нче урынны алды. Ә сәламләү өлешендә икенче урынны яуладылар. Ә гомуми нәтиҗә буенча 15 команда арасында 6 нчы урынны алдык.

Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне мәктәбебез укучылары тарафыннан зурлап билгеләп үтелде. Мәктәбебезнең җырчы, биюче егет-кызлары, нәфис сүз осталары 30 сентябрьдә Яңа Шимбер, Иске Шимбер, Түбән Көек авылларында яшәүче әби-бабаларын котладылар. Шул ук укучылар 1 октябрьдә башта Югары Көек, аннан соң Әйшияз авылы башлангыч мәктәпләрендә чыгыш ясадылар; өлкәннәрне кайнар коймак белән сыйладылар. Әби-бабаларыбыз чын күңелдән рәхмәт әйтеп таралдылар.

Түбән Көек урта мәктәбе Түбән Көек урта мәктәбе Югары Көек башлангыч мәктәбе

Октябрь аенда Сәламәтлек театры конкурсы узды. Безнең мәктәп "Шүрәле зары" күренеше белән чыгыш ясады. Театрда урта звено укучылары һәм аларның ата-аналары катнашты.

22 ноябрь көнне Әтнә мәдәният йортында Фәнис Яруллин иҗатына багышланган шигырь конкурсы узды. Конкурста Кадимова Надия һәм Газизов Ленар катнаштылар. Кадимова Надиянең чыгышы югары бәяләнде.

Ноябрь аенда мәктәптә экология атналыгы узды. Укучылар күп кенә файдалы информация алдылар, туган як тарихын искә төшерделәр.

2007-2008 нче уку елы

2008 нче елның 28 нче маенда Әтнә районы мәктәпләре һәм Шинше мәктәбе белән берлектә пионериянең 85 еллыгына «Дуслык учагы» булды. Без 10 укучы составында катнаштык. Бәйрәм чарасы төрле маршрутлар буенча үтте. Безнең мәктәп командасы «Күңелле стартлар»да икенче урынны алды. Бәйрәмнән күтәренке күңел белән кайттык.

Дуслык учагы-2008 Дуслык учагы-2008 Дуслык учагы-2008
Татарстан Республикасында "Мәгариф" өстенлекле милли проекты

Татарстан Республикасында "Мәгариф" өстенлекле милли проекты кысаларында Түбән Көек урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Җиһаншина Зөлфия Әнүр кызы иң яхшы укытучылар исемлегенә керде.

Татарстан мәгариф учреждениеләренең интернет-сайтлары арасында уздырылган I республика конкурсы

2008 нче елның 17 нче гыйнварында Татарстан мәгариф учреждениеләренең интернет-сайтлары арасында уздырылган I республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Безнең мәктәпнең сайты "Иң технологик сайт" номинациясендә III дәрәҗә дипломга лаек булды.

III дәрәҗә диплом
Габдуллаҗан Сәлихҗан улы Нигъмәтҗанов

2008 нче елның 3 нче гыйнварында Түбән Көек мәктәбендә география һәм технология фәннәреннән белем бирүче Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы Габдуллаҗан Сәлихҗан улы Нигъмәтҗановка 60 яшь тулды.

   Сезне чын күңелдән зур бәйрәмегез белән котлап, бәхет, шатлык, тормыш куанычы, нык сәламәтлек телибез.

Республика конкурсы

2007 нче елда Хәйрия елы кысаларында уздырылган республика конкурсында башлангыч сыйныфлар укытучысы Җиһаншина Зөлфия Әнүр кызының «Игелек – дөньяны коткарыр!» класс сәгате 2 урынга лаек булды.

2007 нче елның 11 нче декабрендә Түбән Көек урта мәктәбендә район башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар булып узды.

Җиһаншина Зөлфия Әнүр кызы Җиһаншина Зөлфия Әнүр кызы Мөхәмәтгалиев Фәргать Тәлгать улы

Менә 8 нче ел инде районыбыз күләмендә Шәфкатьлелек марафоны уза. Без ел саен үзебезнең көчебездән килгәнчә марафонга катнашып, мохтаҗларга, инвалидларга ярдәм итәбез. Быел мәктәбебездә “Тәмле көн” бәйрәме үткәреп укучылар, әти-әниләр ярдәме белән 4933 сум, укытучылар бер көнлек хезмәт хакларыннан өлеш чыгарып, безнең Түбән Көек мәктәбеннән барысы  8616 сум күләмендә акчалата марафонга ярдәм керттек. Безнең чын йөрәктән җыйналган кечкенә генә өлеш ким күңелләрнең, мохтаҗларның бу салкын көннәрдә күңелләрен җылытыр дип уйлыйбыз.

    Шулай ук ел саен Арча районындагы Яңа Кенәр интернат-мәктәбенә җылы оек-бияләйләр бәйләп илтәбез. Быел да әти-әниләр ярдәме белән  бер зур тартма белән Яңа ел бүләкләре әзерләп җибәрдек.

Тәмле көн бәйрәмендә Тәмле көн бәйрәмендә Тәмле көн бәйрәмендә

Укучыларыбызның, укытучыларыбызның тырыш хезмәтенә  нәтиҗә ясар вакытта җитте. Җәй буе тырышып эшләү бушка китмәде, мәктәбебездә узган Уңыш бәйрәмендә күмәк хуҗалык рәисе Әнәс Гыйлемханович Хәкимов укучыларны бүләкләде, чәй өстәле өчен тәмле чәк-чәкләр, пироглар алып килгән иде.

    Укучыларыбыз да бик тырышлар. Уңыш бәйрәмен тагын да ямьләндереп яшелчәләрдән композиция төзеделәр. “Бер минутлык танылу” тапшыруында үзләренең һәрьяктан уңганлыкларын күрсәттеләр.

Уңыш бәйрәме - 2007 Уңыш бәйрәме - 2007 Уңыш бәйрәме - 2007

27 нче ноябрьдә мәктәбебездә Әниләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмдә 5-7 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Бу бәйрәмдә әниләр балалардан иң изге, иң матур теләкләр ишеттеләр. Әниләребезнең йөзләрендә елмаю иде, алар үзләренең балаларының чыгышларын шатланып карап утырдылар. Икенче өлештә әниләрне чәй өстәле артына чакырдылар.

Әниләр көне - 2007 Әниләр көне - 2007 Әниләр көне - 2007

Тарих битләрендә 2007 елның җәе яңа мәктәбебезгә нигез салыну белән истә калыр.Әлегә кадәр 75 еллык тарихы булган мәктәптә белем алсак, 2008-2009 нчы уку елында яңа, матур заман таләпләренә туры килерлек мәктәптә белем ала башларбыз дип өметләнәбез. Менә аның нигез ташлары салынды, шул арада беренче, икенче этажларын да төзеп куйдылар. Декабрь урталарында түбәли дә башлыйбыз, дип хәбәр итте безгә прораб Ирек Гомәр улы.

 

Яңа мәктәп төзелеше Яңа мәктәп төзелеше Яңа мәктәп төзелеше

2006-2007 нче уку елы

3 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия,"Созвездие-Йолдызлык-2007" эстрада фестиваленең район турында катнашып, "конферанс" номинациясендә дипломант исеменә лаек булды.

Мәктәбебезнең 8-11 нче сыйныф егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" конкурсы узды. Егетләр үз осталыкларын эштә, үз сизгерлекләрен көтелмәгән хәлләрдә күрсәттеләр. Җиңүче булып, 9 нчы сыйныфтан Мөхетдинов Ирек калып, районда "Татар егете" конкурсында катнашып кайтты.  

Түбән Көекнең 8-11 нче сыйныфта укучы яшьләре, педагог-оештыручы Абдуллина Гөлназ тәкъдиме белән, Хәйрия концерты оештырдылар.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Түбән Көек урта мәктәбенең 5, 7-11 нче сыйныф укучылары әниләрен чәйгә чакырып, бәйрәм үткәрделәр. Кичәнең икенче өлеше бәйрәм табыны артында дәвам итте.

"Әлифба бәйрәме" бик күңелле узды Түбән Көек урта мәктәбендә. 2 укучы һәм 5 нче сыйныф укучылары әти-әниләргә матур бәйрәм бүләк иттеләр.

6 нчы сыйныф укучылары "Әти-әни, мин - сәламәт гаилә" дигән исем астында очрашу үткәрделәр. Очрашуга әтиләр, әниләр һәм әби дә килгән иде.

Әйшияз башлангыч мәктәбе укытучысы Исмәгыйлева Фәрдия Илгиз кызы "Ел укытучысы 2007" конкурсында катнашты һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде.

19 нчы март көнне Түбән Көек урта мәктәбендә "Татар кызы" конкурсы узды. Анда 9 кыз катнашып, үз осталыкларын күрсәттеләр. Җиңүче булып 9 нчы сыйныф укучысы Абдуллина Айзирәк чыкты. Ул 23 нче март көнне районның Мәдәният сараенда да көч сынашып кайтты. 


Башына

[Алгы бит]   [Мәктәпнең тарихы]   [Алар бездә укыдылар]  [Администрация]  [Укытучыларыбыз]  [Иҗат лабораториясе]   [Уңышлар]  [Укучыларга]  [Укучыларның иҗаты]  [Фотогалерея]  [Элемтәгә керү өчен]  [Сылтамалар
Используются технологии uCoz