Ахырга

[Алгы бит]   [Мәктәпнең тарихы]   [Алар бездә укыдылар]  [Администрация]  [Укытучыларыбыз]  [Иҗат лабораториясе]   [Яңалыклар]  [Укучыларга]  [Укучыларның иҗаты]  [Фотогалерея]  [Элемтәгә керү өчен]  [Сылтамалар

Уңышлар

Конкурслар

2003-2004 нче уку елында Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турындагы Декларация кабул ителүгә 13 ел тулу уңаеннан “Сөембикә” журналы һәм “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе үткәргән “Татар кызы” бәйгесендә Гөлинә Җиһаншина чигү эшләре белән катнашып 3 нче урынны яулады.

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның 6 нчы Республика иҗади сәнгать фестиваленең район турында кул эшләре белән катнашып  Абдуллина Айзирәк 2 нче урынны яулады һәм Республика фестивалендә катнашып бәйләгән һәм чигү эшләре буенча дипломант булды.

Мәктәпнең “Яшьлек” КВН командасы район күләмендәге бәйгедә беренче урынны яулады.

Район күләмендә үткәрелгән “Татар кызы” бәйгесендә Газизова Рәзинә 3 нче урынга, “Татар егете” бәйгесендә Шакиров Ирек 4 нче урынга лаек булдылар.

2004-2005 нче уку елында “Сабантуй” газетасының 80 еллык бәйрәменә багышлап үткәрелгән “Балачак” исемле рәсем бәйгесендә  Җиһаншина Гөлинә район күләмендә 1 нче урынны яулап республика күләмендә катнашты һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Җиңүнең 60 еллыгына багышлап үткәрелгән стена газеталары бәйгесендә мәктәпнең укучылар газетасы редколлегиясе чыгарган «Балкыш» газетасы беренче урынга лаек булды. Җиңүнең 60 еллыгына, Казанның 1000 еллыгына багышлап үткәрелгән чараларга йомгак ясаган иҗат смотрында мәктәпнең укучылар агитбригадасы чыгышы беренче урынга лаек дип табылды.

Милиция хезмәткәрләре көне уңаеннан район эчке эшләр бүлеге мәгариф бүлеге белән берлектә мәктәп яшендәге балалар арасында үткәргән рәсем бәйгесендә Җиһаншин Газим 1 нче урынны яулады.

Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Яшь патриот” исемендәге балалар иҗаты конкурс-фестиваленең район күләмендәгесендә “Сүз” номинациясе буенча Җиһаншина Илүзә II дәрәҗә дипломант булды. 

Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап үткәрелгән “Данлы еллар, данлы юллар” рәсем конкурсында район күләмендә Җиһаншин Газим 1 нче урынны алды.

2005-2006 нчы уку елында милиция көненә багышлап район мәктәпләре укучылары арасында үткәрелгән “Иң яхшы рәсем” бәйгесендә 5-6 нчы сыйныфлар арасында  Җиһаншин Газим 3 нче урынга, 7-8 нче сыйныфлар арасында  Зарипов Фидан 1 нче урынга лаек булдылар.

Муса Җәлилнең 100 еллык юбилеена багышланган “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” республика конкурсының район турында катнашкан  Җиһаншин Газим “Муса Җәлил геройлары – минем дусларым” рәсеме һәм  Җиһаншина Гөлинәнең “Уйлар” шигыре республика турына тәкъдим ителделәр.

“Сабантуй” газетасы үткәргән “Казан буйлап сәяхәт” исемле уен-викторинасында Газим һәм Гөлинә Җиһаншиннар катнашып җиңүчеләр булдылар һәм “Сабантуй”ның истәлекле бүләкләренә лаек булдылар.   

2006-2007 нче уку елында Татарстан халкы һәм Татарстан тарихы буенча III республика бәйгесенең район этабында җиңүче 9 нчы сыйныф укучысы Абдуллина Айзирәк Фердинант кызы район мәгариф бүлегенең мактау кәгазе белән бүләкләнде. (Укытучысы Абдуллина Г.Г.)

2008-2009 нчы уку елында Кадимова Надия Фәнис Яруллинның иҗаты буенча район күләмендә уздырылган "Дулкыннар" шигырь бәйгесендә катнашып беренче урынны яулады.

Фазылҗанов Рәфис Фәнис Яруллин иҗаты буенча район күләмендә уздырылган рәсем конкурсында икенче урынга чыкты. (Җитәкчесе Зарипова Р.С.)

Район күләмендә уздырылган пожар куркынычсызлыгына багышланган аппликация конкурсында 2 нче сыйныф укучылары икенче урынны алды. (Класс җитәкчесе Җиһаншина З.Ә.)

Спорт

                2004 нче елда Түбән Көек урта мәктәбе чаңгычылары район күләмендә үткәрелгән ярышта командалар арасында III урын яулады.

                2005 нче елда да уңышлы чыгыш ясадылар. Түбән Көек урта мәктәбе укучылары район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышында командалар арасында III урынны алдылар.

                2006 нчы елда мәктәбебез укучылары район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышында командалар арасында II урын яулады.

                2006 нчы елда 10 нчы сыйныф укучысы Зарипова Алсу район күләмендә уздырылган чаңгы ярышында 10-11 сыйныф кызлары арасында II урын яулады.

                2006/2007 нче уку елында 11 нче сыйныф укучысы Зарипова Алсу урта мәктәпләр арасында өстәл теннисы буенча III урын, физкультура олимпиадасында III урын алды.

                9 нчы сыйныф укучысы Хисмәтуллин Ренат төп мәктәпләр арасында армрестлинг (кул көрәше) буенча I урын яулады.

                2007 нче елның 28 гыйнварында И.П.Шәрәфиев призына татар-башкорт милли көрәше буенча спорт ярышы булып узды.

Ярыш нәтиҗәләре:

1) Сәхибуллин Р., 8 класс, 1 нче урын (43 кг.га кадәр авырлыкта)
2) Сафин С., 8 класс, 2 нче урын (60 кг.га кадәр)
3) Мөхетдинов И., 9 класс, 2 нче урын (55 кг.га кадәр)
4) Мөхәмәтҗанов Ф., 7 класс, 3 нче урын (55 кг.га кадәр)

                Олы Әтнә мәдәният һәм спорт үзәгендә 30 март көнне якташыбыз Габделбәр Хәлилов призына татарча көрәш ярышы булып узды. Укучылар арасында район беренчелегенә үткәрелгән милли көрәш ярышында катнашып 8 нче сыйныф укучысы Сәхибуллин Ришат (46 кг.га кадәр авырлыкта) өченче урынны алды.

2007/2008 нче уку елы

Гер күтәрү буенча район беренчелеге

Тимергалиев Фәннүр - III урын.

Сафин Салават - II урын.

Кул көрәше буенча район беренчелеге

Әхмәдуллина Эльвира - III урын.

Командалар арасында III урын.

Татарча көрәш буенча район беренчелеге

Хисмәтуллин Ренат - II урын.

Татарча көрәш буенча укучылар арасында СХПК "Мәңгәр" призына ярыш

Хисмәтуллин Ренат - II урын.

Мөхетдинов Ирек - II урын.

Нуриев Булат - III урын.

Командалар арасында IV урын.

2008/2009 нчы уку елы

Көзге кросс, район беренчелеге

Гатиятова Рәзинә - III урын.

Кул көрәше буенча район беренчелеге

Егетләр командагы арасында II урын.

Хәрби-кыр җыеннарында Гайнуллин Айнур I урын яулады (кросс, 3000 метр).

2009/2010 нчы уку елы

"Бәрәзә Хафиз" призына үткәрелгән көрәштә Шәмсиев Н. "Иң яшь көрәшче", Нуриев Ф. "Көрәшкә омтылыш" номинацияләрендә бүләкләнделәр.

2009 нчы елда Әтнә муниципаль районы яшүсмерләре арасында IV Спартакиаданың көзге кроссында Гайнуллин Айнур II урын (2000 метр), Гатиятова Рәзинә III урын (1500 метр) яулады.

Сәнгать

“Созвездие-Йолдызлык-2006” VI республика эстрада сәнгате фестиваленең Олы Әтнәдә узган зона этабында 9 нчы сыйныф укучысы Лотфуллина Айгөл “Вокал-соло” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе Мөхәмәтгалиев Рүзәл Сөнгәтулла улы.

3 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия, "Без бит Әтнә яклары" үзешчән сәнгать смотрында һәм "Созвездие-Йолдызлык-2007" эстрада фестиваленең район турында катнашып, "конферанс" номинациясендә дипломант исеменә лаек булды һәм дипломнар белән бүләкләнде.

"Без бит Әтнә яклары" дипломы Кадимова Надия Хәмит кызы "Созвездие-Йолдызлык-2007" дипломы
"Җырлагыз, егетләр" I Район конкурсында вокал номинациясендә Лотфуллин А. I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. (16.10.2009 ел)


Олимпиадалар

2005/2006 нчы уку елында район олимпиадасы нәтиҗәләре

Фәне    Алган урыны     Укучының фамилиясе, исеме   Укытучы
Татар теле, 9 класс I Җиһаншина Гөлинә Кәбирова Г.С.
Рус теле, 9 класс II Җиһаншина Гөлинә Кадимова С.М .
Татар әдәбияты, 11 класс III Гараева Зәлия Галиәхмәтова Г.Н.
Математика, 9 класс III Җиһаншина Гөлинә Хисмәтуллин И.Р.


2006/2007 нче уку елында район олимпиадасы нәтиҗәләре

Фәне    Алган урыны     Укучының фамилиясе, исеме   Укытучы, категориясе
Кәсәбәчелек эшчәнлеге нигезләре, 10 класс I Кәримуллина Рәзинә Р. Хәбибуллин Ш.В., I кв. категория
Физика, 10 класс II Кәримуллина Рәзинә Р. Мөбәрәкшина Л.Р., II кв. категория
Хокук белеме нигезләре, 10 класс II Кәримуллина Рәзинә Р. Хәбибуллин Ш.В., I кв. категория
Икътисад, 10 класс III Кәримуллина Рәзинә Р. Хәбибуллин Ш.В., I кв. категория
Технология, 11 класс II Әхмәдуллина Энҗе И. Зарипова Р.С., II кв. категория
Физкультура, 11 класс III Зарипова Алсу Э. Хафизов Г.З., укытучы
Математика, 6 класс I Җиһаншин Газим Г. Җиһаншин Г.Н., I кв. категория
Рус теле һәм әдәбияты, 6 класс III Нигъмәтҗанова Гөлфия Н. Фәтхрахманова Э.М., II кв. категория


2007/2008 нче уку елында район олимпиадасы нәтиҗәләре

Фәне    Алган урыны     Укучының фамилиясе, исеме   Укытучы, категориясе
Икътисад, 9 класс III Хисаметдинова Ләйсән Хәбибуллин Ш.В., I кв. категория
Технология, 8 класс III Исмәгыйлев Илшат Нигъмәтҗанов Г.С., югары категория
Математика, 11 класс III Кәримуллина Рәзинә Хисмәтуллин И.Р., II кв. категория


2008/2009 нчы уку елында район олимпиадасы нәтиҗәләре

Фәне    Алган урыны     Укучының фамилиясе, исеме   Укытучы, категориясе
Технология, 9 класс I Әскәрова Айсылу Зарипова Р.С., II кв. категория
Татар теле, 10 класс II Сәхибуллин Ришат Кәбирова Г.С., II кв. категория
Татар әдәбияты, 10 класс II Сәхибуллин Ришат Кәбирова Г.С., II кв. категория

Башына

[Алгы бит]   [Мәктәпнең тарихы]   [Алар бездә укыдылар]  [Администрация]  [Укытучыларыбыз]  [Иҗат лабораториясе]   [Яңалыклар]  [Укучыларга]  [Укучыларның иҗаты]  [Фотогалерея]  [Элемтәгә керү өчен]  [Сылтамалар
Используются технологии uCoz