Ахырга

[Алгы бит]  [Алар бездә укыдылар]  [Администрация]  [Укытучыларыбыз]  [Иҗат лабораториясе]  [Яңалыклар]  [Уңышлар]  [Укучыларга]  [Укучыларның иҗаты]  [Фотогалерея]  [Элемтәгә керү өчен]  [Сылтамалар

Мәктәпнең тарихы

Түбән Көек мәктәбе тарихындагы төп этаплар:

 

1908 нче ел – ирләр һәм хатын-кызлар мәдрәсәсе.

1917–1933 нче елларда башлангыч белем бирү мәктәбе.

1933 нче елдан тулы булмаган урта мәктәп.

1934/1935 нче уку елыннан 7 еллык беренче чыгарылыш.

1956 нчы елны мәктәп бинасы бер урыннан икенче урынга күчереп салына.

1962/1963 нче уку елыннан  сигезьеллык мәктәп.

1963 ел – мәктәп директоры итеп Әхмәдуллин Ингел Мәхмүт улы билгеләнә.

1971 нче елны башлангычлар өчен бина төзелә.

1991/1992 нче уку елыннан урта мәктәп.

1994 ел – мәктәп директоры итеп Җәләлиев Мәсгут Мәхмүт улы билгеләнә.

1994/1995 нче уку елыннан Әйшияз авылы укучылары кабат Түбән Көек урта мәктәбендә укый башлыйлар.

Июль, 2000 ел – мәктәп директоры итеп Галиәхмәтов Дамир Мулланур улы билгеләнә.

1 март, 2004 ел – спортзал, остаханә һәм ашханә урнашкан ике бина янып бетә.

2008/2009 нчы уку елыннан Югары Көек авылы укучылары Түбән Көек урта мәктәбендә укый башлыйлар.

Декабрь, 2008 ел – мәктәп директоры итеп Кадимова Сөмбел Мулланур кызы билгеләнә.

6 декабрь, 2008 ел – Түбән Көек авылында мәктәпне үз эченә алган социаль үзәк ачыла.

Башына

[Алгы бит]   [Алар бездә укыдылар]  [Администрация]  [Укытучыларыбыз]  [Иҗат лабораториясе]   [Яңалыклар]  [Уңышлар]  [Укучыларга]  [Укучыларның иҗаты]  [Фотогалерея]  [Элемтәгә керү өчен]  [Сылтамалар
Используются технологии uCoz