Ахырга
   
  
          

Хөрмәтле Интернет челтәрен гизүче. Түбән Көек урта мәктәбе сайтының яңасы дөнья күрде. Аның белән танышу өчен рәхим итегез. Фикерләрегезне җиткерсәгез, киңәшләрегезне язып калдырсагыз иде.

Алгы бит

Түбән Көек урта мәктәбе Түбән Көек урта мәктәбе Түбән Көек урта мәктәбе

Хөрмәтле дус!
Сез Татарстан Республикасының Әтнә районында урнашкан Түбән Көек урта мәктәбенең официаль сайтына кердегез. Безнең сайт битләрендә Сезне күрүебезгә бик шатбыз. Сайт буенча Сез мәктәпнең тарихы, тормышы, уңышлары, укытучылары белән таныша аласыз.
Рәхим итегез!

Мәктәп турында кыскача

    Түбән Көек урта мәктәбе коллективы укучыларга ныклы белем, күнекмәләр һәм тәрбия бирү, аларның иҗади сәләтләрен үстерү юнәлешендә тырышып эшли.

    2010/2011 нче уку елында мәктәптә барлыгы 73 укучы укыды, шуларга 17 укытучы белем бирде.

    Коллективның максаты - җирле мөмкинлектән чыгып, тарихи бәйләнешләр аша укыту-тәрбия процессын камилләштерү, укучыларны туган як мәдәниятенә якынайтып, иҗади сәләтле, сәламәт шәхес тәрбияләү. Аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.

    Коллектив, укыту-тәрбия процессында информацион технологияләр кулланып, укучыларга ныклы белем бирү өстендә эшли. Укучыларыбыз район күләмендә үткәрелә торган төрле инша, рәсем, сәнгать конкурсларында да бик теләп катнашалар.

    Мәктәбебезне алтын һәм көмеш медальгә бетерүче укучыларыбыз да бар. 1996 нчы елда Хисмәтуллина Йолдыз, 2002 нче елда Газизов Илгизәр алтын медальгә һәм 2002 нче елда Әхмәтгалиева Эльмира, 2007/2008 нче уку елында Кәримуллина Рәзинә көмеш медальгә тәмамладылар.

Укытучылар (2011/2012 нче уку елы)

Эшлиләр:

18 укытучы. Алардан:
Мәгариф өлкәсендә грамота белән бүләкләнүчеләр — 8

I кв. категорияле укытучылар - 5
II кв. категорияле укытучылар - 11
Укытучылар - 2


Укыйлар: 73 укучы.
Малайлар - 42
Кызлар - 31


Түбән Көек урта мәктәбе укучылары турында информация

   Авыл исеме       Укучылар саны   
Түбән Көек 29
Әйшияз 15
Яңа Шимбер 6
Иске Шимбер 4
Югары Көек 17
Каенсар 2
БАРЫСЫ 73

Әйшияз башлангыч мәктәбе

Әйшияз башлангыч мәктәбе Әйшияз башлангыч мәктәбе Әйшияз авылы мәчете

    Әйшияз башлангыч мәктәбе 1960 нчы елда ачыла. 1994/1995 нче уку елыннан 2010/2011 нче уку елына кадәр Әйшияз башлангыч мәктәбе куст мәктәбе булып торды. Бу елларда Шакирова Венера Илгизәр кызы, Исмәгыйлева Фәрдия Илгиз кызы һәм Нәҗипова Зөлфия Наил кызы укучыларга белем һәм тәрбия бирде. Кызганычка каршы, 2011 нче елда Әйшияз башлангыч мәктәбе ябылды. Соңгы 2010/2011 нче уку елында Шакирова Венера Илгизәр кызы дүрт баланы укытты. 2011/2012 нче уку елыннан башлангыч сыйныф укучылары да Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алачаклар.

Уңышлар

2005-2006 нчы уку елы

Район күләмендә уздырылган "Безнең тәҗрибә кишәрлеге" конкурсында 21 мәктәп арасыннан безнең кишәрлек III урынга лаек булды, "Мактау грамотасы" белән бүләкләнде.

Район күләмендә "Эрудит" конкурсында укучыбыз Хисаметдинова Ландыш катнашты һәм "Туган телне сөюче" номинациясен алды.

2006-2007 нче уку елы

"Безнең мәктәп" конкурсында мәктәбебез иң яхшы башлангыч мәктәпләр арасыннан беренче өчлеккә керде.

 Укытучы Исмәгыйлева Фәрдия Илгиз кызы "Ел укытучысы - 2007" конкурсында катнашты һәм грамота белән бүләкләнде.

 Башлангыч сыйныфлар өчен үткәрелгән "Эрудит" конкурсында Касыймов Ильяр иң көчле укучылар унлыгына керде.

 Безнең мәктәпне тәмамлаган күренекле шәхесләр белән очрашу уздырылды.

  Әйшияз башлангыч мәктәбенең тәҗрибә участогы “Иң матур чәчәклек” номинациясендә җиңүче булды.

  Сәхибуллин Р. һәм Нигъмәтҗанова Р. “Без бит Әтнә яклары” бәйгесендә лауреат исеме яуладылар.

2007-2008 нче уку елы

  Шиһапов А. Республика күләмендәге Гаилә елына багышланган сочинениеләр конкурсында катнашып диплом белән бүләкләнде.

  Район күләмендә узган “Компьютер технологияләрен белүче” бәйгесендә укытучы Исмәгыйлева Фәрдия 2 нче урын яулады.

2008-2009 нчы уку елы

  Район күләмендә  узган “Шәҗәрә - тәрбиянең асыл  ташы” бәйгесендә “Эстетик яктан камил шәҗәрә” номинациясендә Нуриев А. 3 нче урын яулады.

  Башлангыч мәктәпләр арасында уздырылган  “Иң яхшы спорт мәйданчыгы” бәйгесендә безнең мәктәп җиңүче булды.


Югары Көек башлангыч мәктәбе

Югары Көек башлангыч мәктәбе Марапова Гөлшат Харис кызы Югары Көек башлангыч мәктәбе

    2008/2009 нчы уку елыннан 2010/2011 нче уку елына кадәр Югары Көек башлангыч мәктәбе куст мәктәбе булып торды. Кызганычка каршы, 2011 нче елда Югары Көек башлангыч мәктәбе ябылды. Соңгы 2010/2011 нче уку елында Марапова Гөлшат Харис кызы һәм Шәрипова Ләйсәния Сәләхетдин кызы биш баланы укытты. 2011/2012 нче уку елыннан башлангыч сыйныф укучылары да Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алачаклар.



Башына

[Мәктәпнең тарихы]   [Алар бездә укыдылар]  [Администрация]  [Укытучыларыбыз]  [Иҗат лабораториясе]   [Яңалыклар]  [Уңышлар]  [Укучыларга]  [Укучыларның иҗаты]  [Фотогалерея]  [Элемтәгә керү өчен]  [Сылтамалар
Используются технологии uCoz