Хөрмәтле сайтыбызның кунагы. 2012 нче елның
18 нче маенда бу сайт соңгы тапкыр яңартылды. Алты ел дәвамында безнең хәлне белеп торуыгыз, төрле уңайлардан әйтелгән җылы сүзләрегез, уңай карашыгыз өчен зур рәхмәт. Моннан соң сезне http://tkoek.ucoz.ru сайтында көтеп калабыз. Рәхим итегез.
2012 нче елның 13 нче мартында Әтнә районы
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә математика укытучыларының зональ семинары булды (укытучы Мөбәрәкшина Лилия Радик кызы). Семинарда Арча районы Яңа Кишет урта гомумбелем мәктәбенең математика укытучылары да катнашты.
|
|
|
|
|
![]() |
|
![]() |
|
![]() |
|
![]() |
|
![]() |
|
![]() |
|
2011 нче елның 16 нчы ноябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Уңыш бәйрәме узды.
|
|
|
2011 нче елның 14 нче ноябрендә мәктәбебездә ярминкә уздырылды. Һәр сыйныф ярминкәдә актив катнашып, барысы 13000 сумнан артык акча җыйналды. Акчаларның
бер өлеше декабрь аенда узачак "Шәфкатьлелек" марафонына тапшырылачак, калганнарын һәр сыйныф үзләренә кирәк-яракка тотачак.
|
|
|
![]() |
|
![]() |
|
2011 нче елның 31 нче октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә Хэллоуин бәйрәме үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары бәйрәмне ачып җибәрде, ә өлкән сыйныфлар "Иң яхшы костюм" конкурсы белән дәвам итте. Укучыларга карарга
куркыныч булса да, бәйрәм бик күңелле һәм матур узды.
|
|
|
2011 нче елның 26 нчы октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Игры, которые мы заслужили вместе с тобой” дип исемләнгән сәламәтлек
театрларының зона туры булды. Анда Күәм, Күлле-Киме, Олы Мәңгәр һәм Түбән Көек мәктәпләре катнашты.
|
|
|
|
|
2011 нче елның 26 нчы октябрендә Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ҮСТЕРЕШЛЕ УКЫТУНЫҢ АКТИВ ФОРМАЛАРЫ» дигән темага төбәкара семинар булды.
Семинарда Татарстан республикасының Биектау һәм Мари Эл республикасының Морки районнарыннан да кунаклар катнашты.
|
|
|
2011 нче елның 5 нче октябрендә Түбән Көек урта мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар
һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар.
Бәйрәмегезнең матур хәтирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.
|
|
|
2011 нче елның 1 нче октябрендә 5 нче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Сабирҗанова Гүзәл Эдуард кызы), Өлкәннәр көне белән котлау өчен, әбиләрен
кунакка чакырдылар. Укучылар концерт куйдылар. Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында дәвам итте.
|
|
|
2011 нче елның 15 нче сентябрендә Түбән Көек урта мәктәбендә Татарстан варислар берлеге туган көне уңаеннан чәчәк бәйрәме үткәрелде. 5 нче сыйныф укучылары варислыкка кабул ителде.
|
|
|
|
|
2011 нче елның 1 нче сентябрендә Белем
бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары булып узды.
|
|
|
|
|
|
Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, балалар.
Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Сезне Белем бәйрәме белән тәбрикли. Сезгә саулык, сабырлык, зирәклек, изге ниятләр, якты өмет-ышанычлар, уңышлар теләп кала.
![]() |
Беренче сентябрь – минем |
1994/1995 нче уку елыннан 2010/2011 нче уку елына кадәр Әйшияз башлангыч мәктәбе һәм 2008/2009 нчы уку елыннан 2010/2011 нче уку елына кадәр Югары Көек башлангыч мәктәбе куст мәктәпләре булып тордылар. Бу елларда Әйшияз башлангыч мәктәбендә Шакирова Венера Илгизәр кызы, Исмәгыйлева
Фәрдия Илгиз кызы, Нәҗипова Зөлфия Наил кызы һәм Югары Көек башлангыч мәктәбендә
Марапова Гөлшат Харис кызы, Фәйзиева Гөлнур Әхәт кызы укучыларга белем һәм тәрбия бирделәр. Кызганычка каршы, 2011 нче елда Әйшияз һәм Югары Көек башлангыч мәктәпләре ябылды. Соңгы 2010/2011 нче уку елында Әйшияз
башлангыч мәктәбендә Шакирова Венера Илгизәр кызы дүрт баланы, ә Югары Көек башлангыч мәктәбендә Марапова Гөлшат Харис кызы һәм Шәрипова Ләйсәния Сәләхетдин кызы биш баланы укыттылар. 2011/2012 нче уку елыннан Әйшияз һәм Югары Көек
башлангыч сыйныф укучылары да Түбән Көек урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алачаклар.
![]() |
|
![]() |
|
|
|
17 нче август көнне Олы Әтнә урта мәктәбе базасында педагогларның август конференциясе секцияләре эшли башлады.
Быел өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгырады.
Елдагыча 9 нчы май көнне авылыбыз үзәгендәге һәйкәл янына митингка җыелдык. Анда сугыш ветераны Наҗия апа һәм тыл ветераны Зәйтүнә апа белән очрашу узды. Алар тыныч көннәрнең кадерен белергә кирәклеген искәрттеләр, алдагы көннәргә уңышлар теләделәр. Укучылар Җиңү көненә багышлап чыгыш ясадылар. Митинг һәйкәлгә венок кую белән тәмамланды.
|
|
|
![]() |
|
|
|
13 апрель көнне мәктәбебездән 3 укучы шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашуга бардылар. Очрашуда 9 нчы сыйныф укучысы Фазылҗанов Рәфиснең "Теләк" шигыре уңай бәяләнде.
12 апрель - Космонавтика көне. Нәкъ 50 ел элек Юрий Гагарин, галәмгә очып, бөтен дөньяга таныла. Безнең мәктәбебездә дә физика укытучысы Шакирова Ф.Ф. бу көн уңаеннан "Кеше галәмдә" дигән кичә үткәрде, викторинага нәтиҗә ясады.
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан "Китап - юл күрсәтүче маяк ул" дигән әдәби кичә уздырылды. Анда әзерлек
төркеме балалары да катнаштылар.
27 нче март сәнгать укытучысы Зарипова Рүзия Сәлих кызы белән берлектә театр көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне һәр сыйныф бер спектакльдән күренеш тәкъдим итте. Укучыларга бигрәк тә музыкаль күренешләр
ошады.
|
|
|
![]() |
|
Район күләмендә 6-8 нче сыйныфлар арасында үткәрелгән олимпиадада катнашып, 6 нчы сыйныфтан Сәмигуллина Нүрзилә (укытучысы Галиәхмәтова Г.Н.) татар теленнән 1 нче урын, 7 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия (укытучысы Кәбирова Г.С.) татар теленнән 2 нче урын, татар әдәбиятыннан 3 нче урын алдылар.
2011 нче елның 31 нче мартында Түбән Көек урта мәктәбендә педагогик укулар узды. Анда Күәм, Күлле Киме, Комыргуҗа урта мәктәпләре укытучылары, чыгышлар тыңлау белән бергә, мастер-класслар карадылар. Үстерешле укыту технологиясе буенча мастер-классларны Борһанова Р.Н. (Күәм УМ), Шакирова В.И. (Әйшияз БМ), Хәкимуллина Г.Г. (Күлле Киме УМ), Сабирова С.Ә. (Күлле Киме УМ), Садриев Р.М. (Күәм УМ), Хәбибуллин Ш.В. (Түбән Көек УМ), Паутова Г.Г. (Күлле Киме УМ), Миннебаев Р.Х. (Комыргуҗа УМ), Галләмова Н.Г. (Күлле Киме УМ), Хисмәтуллин И.Р. (Түбән Көек УМ) күрсәттеләр.
|
|
|
2011 нче елның 28 нче мартында 5 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан районда экологик конференциядә "Түбән Көек авылы биоиндикациясе" дигән темага чыгыш ясап, 2 нче урын алды һәм грамота белән бүләкләнде. Җитәкчесе биология укытучысы Шакирова Ф.Г.
|
|
|
|
|
|
|
|
21 февраль – Туган тел көнен 7 нче сыйныфлар эрудит-бәйге итеп уздырды. Бәйгедә 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Бәйге музыка белән үрелеп барды.
![]() |
|
|
|
![]() |
|
"Сөйкемле Шүрәле" кул эшләре конкурсында катнаштык. "Сөйкемле Шүрәле" Бөтенроссия бәйгесе татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлана.
|
|
|
Мәктәбебез укучылары Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган рәсем конкурсында катнашты.
Кышкы каникул вакытында мәктәп яны лагере эшләде. Лагерьның бер көнендә укучылар Әтнәгә экскурсиягә барды.
|
|
|
|
|
2010 нчы елның 15 нче декабрендә "Әтнәм минем - сөеп туймас җирем" исемле районның 20 еллыгына багышланган презентацияләр конкурсында III урын алдык.
|
|
|
![]() |
|
2010 нчы елның 30 нчы ноябрендә мәктәбебездә Шәфкатьлелек ярминкәсе узды, Әниләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмне башлангыч сыйныф җитәкчеләре һәм укучылар оештырды.
|
|
|
|
|
|
2010 нчы елның 23 нче ноябрендә мәктәбебездә районыбызның технология укытучылары өчен семинар узды.
|
|
2010 нчы елның 1 нче октябрендә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Кунаккка яраткан әбиләребез, дәү әниләребез, өлкән укытучыларыбыз килде. Укучылар концерт куйдылар. Бәйрәмнең икенче өлеше табын артында дәвам итте.
2010 нчы елның 1 нче сентябрендә Белем бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары булып узды.
Быел өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгырады.
|
|
|
2010 нчы елның 8 нче маенда Җиңүнең 65 еллыгына багышланган тантаналы чаралар булып узды.
|
![]() |
|
|
|
|
2010 нчы елның 5 нче мартында мәктәбебездә районыбызның рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар узды.
|
|
|
![]() |
|
![]() |
![]() |
|
![]() |
|
![]() |
|
![]() |
|
![]() |
![]() |
![]() |
|
Мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары Марданова, Шакирова һәм Сафина Саба муниципаль районы Мишәбаш башлангыч мәктәбе дирекциясе уздырган "Әниләр көне"нә багышланган интернет-конкурста катнаштылар. “Иң яхшы хикәя” номинациясендә Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
![]() |
![]() |
![]() |
2009 нчы елның 23 нче ноябрендә мәктәбебездә
"Ел сыйныф җитәкчесе - 2009" конкурсының финал туры булып узды.
I урын - Батршина С. (Күлле Киме урта мәктәбе), II урын - Җаббарова Г. (Олы Мәңгәр УМ), Хәкимова Р. (Олы Әтнә УМ).
![]() |
![]() |
![]() |
2009 нчы елның 3 нче ноябрендә мәктәбебездә
Уңыш бәйрәме булып узды. Һәр сыйныф билгеле бер яшелчәне яклап чыгыш ясады һәм презентация күрсәтте.
|
|
|
"Җырлагыз, егетләр" I Район конкурсында вокал номинациясендә Лотфуллин А. I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
"Бәрәзә Хафиз" призына үткәрелгән көрәштә Шәмсиев Н. "Иң яшь көрәшче", Нуриев Ф. "Көрәшкә омтылыш" номинацияләрендә бүләкләнделәр.
2009 нчы елда Әтнә муниципаль районы яшүсмерләре арасында IV Спартакиаданың көзге кроссында Гайнуллин Айнур II урын (2000 метр), Гатиятова Рәзинә III урын (1500 метр) яулады.
![]() |
|
![]() |
![]() |
15 нче апрель көнне мәктәбебездә районыбызның информатика укытучылары өчен фәнни-практик семинар узды.
31 нче март көнне мәктәбебездә районыбызның мәктәп директорлары өчен фәнни-практик семинар узды.
11 нче февраль көнне мәктәбебездә "Физкультура
һәм ТИН дәресләрендә сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү" темасы буенча физкультура
һәм ТИН укытучылары семинары узды. Семинарга районыбызның мәктәпләреннән
укытучылар килде һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
Семинарда совет гаскәрләрен Әфганстаннан
чыгаруга 20 ел тулуга карата "Җирдәге тынычлык хакына"
дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрелде. Бу чарага өч авылдан әфганчылар да килде.
Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар һәм кунакларга күңелле
чыгышларын бүләк иттеләр. Очрашуга Әтнә һәм Арча районнарының хәрби комиссары
Алмаз Әгъзәм улы Борһанов та чакырылды. Ул әфганчыларны шушы
бәйрәм белән котлады, ә сугышта ятып калганнар 1 минут
тынлык белән искә алынды.
|
|
|
22 гыйнвар, 2009 ел - "Кече яшьтәге укучыларның иҗади фикерләвен заманча педагогик технологияләр кулланып үстерү" темасы астында башлангыч сыйныф укытучылары өчен регионара семинар.
|
|
|
Әтнә муниципаль районы Түбән Көек авылында социаль үзәкне ачу тантанасы.
|
|
![]() |
![]() |
2008/2009 нчы уку елын без тагын
бер авылга артып башлап җибәрдек. Безгә Югары Көек авылыннан 13 укучы өстәлде.
Бу укучыларны без бик якын итеп үз арабызга кабул иттек. Алар да үзләренең уку
ягыннан көчле, сәнгать ягыннан оста булуларын күрсәтергә тырышалар.
Сентябрь аенда район күләмендә узган «Хәвефсез
тәгәрмәч» конкурсында «ПДДешка» командасы белән катнаштык. Василова Эльвира
медицина тесты буенча 3 нче урынны алды. Ә сәламләү өлешендә
икенче урынны яуладылар. Ә гомуми нәтиҗә буенча 15 команда арасында 6 нчы урынны
алдык.
Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне мәктәбебез
укучылары тарафыннан зурлап билгеләп үтелде. Мәктәбебезнең җырчы, биюче
егет-кызлары, нәфис сүз осталары 30 сентябрьдә Яңа Шимбер, Иске Шимбер, Түбән
Көек авылларында яшәүче әби-бабаларын котладылар. Шул ук укучылар 1 октябрьдә
башта Югары Көек, аннан соң Әйшияз авылы башлангыч мәктәпләрендә чыгыш ясадылар;
өлкәннәрне кайнар коймак белән сыйладылар. Әби-бабаларыбыз чын күңелдән рәхмәт
әйтеп таралдылар.
|
|
|
Октябрь аенда Сәламәтлек театры конкурсы узды.
Безнең мәктәп "Шүрәле зары" күренеше белән чыгыш ясады. Театрда урта звено
укучылары һәм аларның ата-аналары катнашты.
22 ноябрь көнне Әтнә мәдәният йортында Фәнис
Яруллин иҗатына багышланган шигырь конкурсы узды. Конкурста Кадимова Надия һәм
Газизов Ленар катнаштылар. Кадимова Надиянең чыгышы югары бәяләнде.
Ноябрь аенда мәктәптә экология атналыгы узды.
Укучылар күп кенә файдалы информация алдылар, туган як тарихын искә төшерделәр.
2008 нче елның 28 нче маенда
Әтнә районы мәктәпләре һәм Шинше мәктәбе белән берлектә пионериянең 85 еллыгына «Дуслык учагы» булды. Без 10 укучы составында катнаштык. Бәйрәм чарасы төрле
маршрутлар буенча үтте. Безнең мәктәп командасы «Күңелле стартлар»да икенче
урынны алды. Бәйрәмнән күтәренке күңел белән кайттык.
|
|
|
![]() |
|
![]() |
|
![]() |
![]() |
Сезне чын күңелдән зур бәйрәмегез белән котлап, бәхет, шатлык, тормыш куанычы, нык сәламәтлек телибез. |
![]() |
|
2007 нче елның 11 нче декабрендә Түбән Көек урта мәктәбендә район башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар булып узды.
|
|
|
Менә 8 нче ел инде районыбыз күләмендә Шәфкатьлелек марафоны уза. Без ел саен үзебезнең көчебездән килгәнчә марафонга катнашып,
мохтаҗларга, инвалидларга ярдәм итәбез. Быел мәктәбебездә “Тәмле көн” бәйрәме
үткәреп укучылар, әти-әниләр ярдәме белән 4933 сум, укытучылар бер көнлек хезмәт
хакларыннан өлеш чыгарып, безнең Түбән Көек мәктәбеннән барысы 8616 сум
күләмендә акчалата марафонга ярдәм керттек. Безнең чын йөрәктән җыйналган
кечкенә генә өлеш ким күңелләрнең, мохтаҗларның бу салкын көннәрдә күңелләрен
җылытыр дип уйлыйбыз.
Шулай ук ел саен Арча районындагы Яңа Кенәр интернат-мәктәбенә җылы оек-бияләйләр бәйләп илтәбез. Быел да әти-әниләр ярдәме белән бер зур тартма белән Яңа ел бүләкләре әзерләп җибәрдек.
|
|
|
Укучыларыбызның, укытучыларыбызның тырыш хезмәтенә нәтиҗә ясар вакытта җитте.
Җәй буе тырышып эшләү бушка китмәде, мәктәбебездә узган Уңыш бәйрәмендә
күмәк хуҗалык рәисе Әнәс Гыйлемханович Хәкимов укучыларны бүләкләде, чәй өстәле
өчен тәмле чәк-чәкләр, пироглар алып килгән иде.
Укучыларыбыз да бик тырышлар. Уңыш бәйрәмен тагын да ямьләндереп яшелчәләрдән композиция төзеделәр. “Бер минутлык танылу” тапшыруында үзләренең һәрьяктан уңганлыкларын күрсәттеләр.
![]() |
![]() |
![]() |
27 нче ноябрьдә мәктәбебездә Әниләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмдә 5-7 нче сыйныф
укучылары чыгыш ясады. Бу бәйрәмдә әниләр балалардан иң изге, иң матур теләкләр
ишеттеләр. Әниләребезнең йөзләрендә елмаю иде, алар үзләренең балаларының
чыгышларын шатланып карап утырдылар. Икенче өлештә әниләрне чәй өстәле артына
чакырдылар.
![]() |
![]() |
![]() |
Тарих битләрендә 2007 елның җәе яңа мәктәбебезгә нигез салыну белән истә калыр.Әлегә кадәр 75 еллык тарихы булган мәктәптә белем алсак, 2008-2009 нчы уку елында яңа, матур заман таләпләренә туры килерлек мәктәптә белем ала башларбыз дип өметләнәбез. Менә аның нигез ташлары салынды, шул арада беренче, икенче этажларын да төзеп куйдылар. Декабрь урталарында
түбәли дә башлыйбыз, дип хәбәр итте безгә прораб Ирек Гомәр улы.
![]() |
![]() |
![]() |
3 нче сыйныф укучысы Кадимова Надия,"Созвездие-Йолдызлык-2007" эстрада фестиваленең район турында катнашып, "конферанс" номинациясендә дипломант исеменә лаек булды.
Мәктәбебезнең 8-11 нче сыйныф егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" конкурсы узды. Егетләр үз осталыкларын эштә, үз сизгерлекләрен көтелмәгән хәлләрдә күрсәттеләр. Җиңүче булып, 9 нчы сыйныфтан Мөхетдинов Ирек калып, районда "Татар егете" конкурсында катнашып кайтты.
Түбән Көекнең 8-11 нче сыйныфта укучы яшьләре, педагог-оештыручы Абдуллина Гөлназ тәкъдиме белән, Хәйрия концерты оештырдылар.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Түбән Көек урта мәктәбенең 5, 7-11 нче сыйныф укучылары әниләрен чәйгә чакырып, бәйрәм үткәрделәр. Кичәнең икенче өлеше бәйрәм табыны артында дәвам итте.
"Әлифба бәйрәме" бик күңелле узды Түбән Көек урта мәктәбендә. 2 укучы һәм 5 нче сыйныф укучылары әти-әниләргә матур бәйрәм бүләк иттеләр.
6 нчы сыйныф укучылары "Әти-әни, мин - сәламәт гаилә" дигән исем астында очрашу үткәрделәр. Очрашуга әтиләр, әниләр һәм әби дә килгән иде.
Әйшияз башлангыч мәктәбе укытучысы Исмәгыйлева Фәрдия Илгиз кызы "Ел укытучысы 2007" конкурсында катнашты һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде.
19 нчы март көнне Түбән Көек урта мәктәбендә "Татар кызы" конкурсы узды. Анда 9 кыз катнашып, үз осталыкларын күрсәттеләр. Җиңүче булып 9 нчы сыйныф укучысы Абдуллина Айзирәк чыкты. Ул 23 нче март көнне районның Мәдәният сараенда да көч сынашып кайтты.